Казан шәһәренең парк, сквер, бакча һәм башка иҗтимагый зоналарында нәтиҗәле дератизацияне тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы җитәкчелеге төбәк бюджетыннан өстәмә финанс чараларын бүлеп бирү турында карар кабул итте.
Аерым алганда, Казан шәһәренең дезинфекция станциясенә 2025 елда күрсәтелгән чараларны үткәрүгә 17 194,2 мең сум юнәлтеләчәк.