Традиция буенча Татарстан Республикасында ел саен гомуми белем бирү оешмаларының беренче сыйныф укучыларына бүләккә китап тапшырыла.
2025 елда бүләк итеп рус һәм татар телләрендә матур сюжетлы иллюстрацияләр белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Татарстан – фронтка» («Татарстан – фронту») китабы сайланды.
Басмада татарстанлыларның сугыш елларындагы батырлыклары, республика сәнәгате һәм тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте турында мавыктыргыч итеп сөйләнелә. QR-кодлар белән бирелгән сылтамалар аша укучылар өстәмә түбәндәге мәгълүматларны алырга мөмкин: мәкалә укырга, видеоролик, документаль яки нәфис фильм карарга.
Китапны бастыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан 18 567,7 мең сум бүлеп бирелде.