2025 елда Татарстан Республикасында үз исемнәрендә «олимпия» сүзен яисә аның нигезендә ясалган сүзләрне, сүзтезмәләрне кулланучы «спорт мәктәбе» махсус атамасы булган өстәмә белем бирү оешмаларын норматив хәлгә китерү өчен спорт җиһазлары һәм инвентарьлар сатып алу буенча «Югары казанышлар спортын үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.
Россия Федерациясенең «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасының «Югары казанышлар спортын үстерү» федераль проекты күрсәткечләренә һәм нәтиҗәләренә ирешү максатларында спортның база төрләре буенча спорт әзерлегенең өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү буенча чаралар үткәрү карала.
«2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законында «Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы» буенча 2025 елга 27 455,2 мең сум каралды, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән – 15 924,0 мең сум, Татарстан Республикасы бюджеты исәбеннән – 11 531,2 мең сум.
Финанслашуның федераль бюджеттан иң чик дәрәҗәсе – 58%, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 42%.