Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында волейболның «пляж волейболы» олимпия дисциплинасын үстерү буенча ел да үткәрелә торган чаралар гамәлгә ашырыла.
Әлеге чараларны гамәлгә ашыру пляж волейболы белән шөгыльләнүчеләр санын 2500 кешегә кадәр арттырырга, шулай ук Татарстан спортчыларының Россия чемпионатларында һәм бөтенроссия ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешүләренә мөмкинлек тудырды.
2023-2024 елгы спорт сезоны йомгаклары буенча пляж волейболы буенча Россиянең төп һәм яшьләр җыелма командаларына Татарстанның 20дән артык спортчысы керде.
2025 елда пляж волейболын үстерү чараларын гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан 4 504,4 мең сум күләмендә чаралар юнәлтелде.