Татарстанда салымнар буенча гомуми бурыч 13,4 млрд сум тәшкил итте

2025 елның 20 июне, җомга

2025 елның 1 июненә Татарстан Республикасында салымнар буенча бурыч 13,4 млрд. сум тәшкил итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бурычның гомуми суммасы 1,8 млрд.сумга яки 15% ка арткан. Иң зур артым оешмаларның җир салымы буенча булган – 704,5 млн.сумга (яки 2 тапкырга). Бу хакта Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметүгә багышланган киңәшмәдә хәбәр итте.

ТР Финанс министрлыгы мәгълүматлары буенча шулай ук табышка салым буенча 566,7 млн.сумга (яки 13% ка), салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча 387,7 млн. сумга (яки 44% ка), физик затлар кеременә салым буенча 245,5 млн. сумга (яки 8% ка) сизелерлек үсеш булган.

Салымнар буенча 1 июньгә иң зур өлешне табышка салым алып тора – 37%, 24% – физик затлар кеременә салымга, 10% – оешмаларның җир салымына, 9,5% – гадиләштерелгән салым салу системасына, 9% – физик затларның мөлкәт салымнарына туры килә.

Киңәшмәдә салым бурычы арткан муниципаль районнардагы вәзгыятькә аерым игътибар бирелде. Финанс министры урынбасары республиканың 28 районында һәм ике шәһәрендә тискәре динамика күзәтелүен искәртте. Алар арасында – Лаеш, Теләче, Кайбыч, Кукмара, Тукай, Питрәч, Кама Тамагы, Алексеевск, Әгерҗе, Югары Ослан, Зәй, Балык Бистәсе, Әтнә, Биектау, Яңа Чишмә, Спас, Әлмәт, Чирмешән, Түбән Кама, Саба, Балтач, Лениногорск, Минзәлә, Яшел Үзән, Тәтеш, Сарман, Чүпрәле, Нурлат районнары, Чаллы шәһәре һәм Казан шәһәре.

 «Киләсе атнада муниципалитетлар белән җир салымы буенча бурычлары булганнар белән эшләү буенча киңәшмәләр планлаштырыла", - дип билгеләп үттеләр Татарстан Финанс министрлыгында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International