«Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм физик затларга ярдәм итү өчен грантлар бирү тәртибе расланды

2025 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 12 июненнән 427 санлы карары белән халык сәнгать кәсепләре өлкәсендә «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм физик затларга ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын бирү тәртибе расланды.

Татарстан Республикасы бюджетында бу максатларга ел саен 10 000 мең сум күләмендә чаралар карала.

Грантларның барлык саны – 12, шулардан:

һәркайсы 1 000,0 мең сум күләмендә биш грант;

һәркайсы 800,0 мең сум күләмендә дүрт грант;

һәрберсе 600,0 мең сум күләмендә өч грант.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International