2025 елның гыйнвар-май айларында муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының берләштерелгән бюджетларына 82,2 млрд.сум керде, бу еллык планлы билгеләнешләрнең 48% тәшкил итә. Керемнәрне җирле бюджетларга туплау динамикасы уңай. Бу хакта Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахманов муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары җитәкчеләре белән 2025 елның гыйнвар-май айларында җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2025 елның гыйнвар-июнь айларында көтеләчәк үтәлеш мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Чарада «Татэнергосбыт» ААҖ, «Газпром Межрегионгаз Казань» ЯАҖ вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында Марат Фәйзрахманов ассызыклаганча, узган ел белән чагыштырганда салым һәм салым булмаган керемнәр һәм төп керем чыганаклары буенча үсеш тенденциясе күзәтелә. 2025 елның гыйнвар-май айларында республиканың җирле бюджетларына салым һәм салым булмаган керемнәр 37,7 млрд.сум яисә еллык планлы билгеләнешләрнең 43% тәшкил иткән.
2025 елның беренче биш аенда җирле бюджетларга кергән керемнәр һәм ел башына калган акчалар бюджетларның чыгым йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итәргә мөмкинлек биргән. Социаль әһәмияткә ия барлык чыгымнар тулы күләмдә һәм вакытында башкарылган, җирле бюджетларның планлаштырылган чыгымнары җитәрлек күләмдә финансланган.
"Агымдагы финанс елы дәвамында бюджетның керем өлешен тәэмин итүдә киеренкелек барлыкка килү ихтималы бар. Моңа бәйле рәвештә бюджет акчаларын сакчыл тотуны гамәлгә ашыру белән беррәттән салым керемнәрен максималь мобилизацияләү зарурлыгы саклана», - дип билгеләп үтте Татарстан финанс министры.