Татарстан Республикасында «Һөнәри керемгә салым» һәм «Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы» махсус салым режимнарын билгеләү буенча экспериментлар елын гамәлгә ашыру турында

2025 елның 29 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасында эксперимент рәвешендә «Һөнәри керемгә салым» һәм «Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы» махсус салым режимнары гамәлгә куела.

Әлеге режимнарны кулланучы салым түләүчеләр саны артуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы бюджетына салымнар буенча керемнәр ел саен арта бара. Үзмәшгульләр саны бүгенге көнгә 400 меңнән артып китте.

2025 елның беренче яртыеллыгында республика бюджеты керемнәре әлеге салымнардан 1 364 млн.сум тәшкил итте, шул исәптән һөнәри керемгә салым буенча 1 266 млн. сум (2024 елның 1 яртыеллыгына карата керемнәр 38%ка арткан) һәм автоматлаштырылган гадиләштерелгән система буенча 98 млн. сум (2024 елның 1 яртыеллыгына карата керемнәр 50%ка арткан).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International