Комитет рәисе Морат Гаделшин хәбәр иткәнчә, бюджет проектына карата барлыгы 371 төзәтмә кергән. Шуның 286сы – ТР Хөкүмәтеннән, кал-ганнары - Дәүләт Советы депутатларыннан. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: бу юлы КПРФ фракциясе бюджет проектына илледән артык тәкъдим кертергә чакыра. Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетыннан кергән тәкъдимнәр саны – сигез.
Морат Гаделшин ТР Хөкүмәте төзәтмәләрен яңгыратып, тәкъдимнәрнең 4 блоктан торуын әйтте. ТР Хөкүмәте тарафыннан кертелгән тәкъдимнәр саны – 294. Беренче блокка караган тәкъдимнәр нигезендә, 2014 елда федераль казнадан Татарстан Республикасы бюджетына җибәреләсе өстәмә акча күләме 671,9 млн. сум дип карала. Иң беренче чиратта әлеге субвенцияләр федераль үзәктән республикага тапшырылган 11 вәкаләтне финанслау өчен бирелә һәм Дәүләт корпорациясе – ТКХны реформалаштыруга теләктәшлек итү фондыннан республикага килә тор-ган 1 млрд. 652,5 млн. сум акча күпфатирлы йортларны ремонтлау һәм гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү өчен тәгаенләнгән.
ТР Министрлар Кабинеты тәкъдимнәренең икенче блогы федераль программаларны уртак финанслауга, яңа кертелә торган учреждениеләргә ассигнованиеләр бүлеп бирүгә кагылышлы. Аерым алганда, ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә, халыкны эш белән тәэмин итү програм-масын тормышка ашыруга, иҗтимагый территориаль җирле үзидарәләргә грантларга, дәүләт бурычына хезмәт күрсәтүгә, кайбер федераль программаларны бергәләп финанслауга һәм башка максатларга финанслар карала.
Өченче блок республиканың дәүләт программаларын кабул итү һәм гамәлдә булганнарын тормышка ашыру белән бәйле.
Дүртенче блок РФ Финанслар министрлыгы һәм ТР Хисап палатасы рекомендацияләре белән бәйле. Монда редакцион характердагы тәкъдимнәр дә чагылыш тапкан.
ТР Хөкүмәте тарафыннан бюджетка кертелгән тәкъдимнәр нәтиҗәсендә, Татарстан Республикасы бюджетының 2014 елга керем өлешен – 142 172 188,0 мең сумга, чыгым өлешен 151 787 073,4 мең сумга җиткерергә тәкъдим ителә. Бюджет кытлыгын 9 614 885,4 мең сум итеп тәгаенләү сорала.
“2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проектын икенче һәм өченче укылышларда кабул итте.