2025 елда Татарстан Республикасында “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты составына керә торган “Балаларга иң яхшысы” федераль проекты кысаларында мәктәпләр төзү буенча чараларны гамәлгә ашыру дәвам итә.
2025 елга Татарстан Республикасы бюджетында аларны гамәлгә ашыруга 762,5 млн. сум каралган, шул исәптән федераль бюджеттан 602,4 млн. сум юнәлтелә.
Әлеге акчалар Чаллы шәһәренең “Мәләкәс аръягы” торак комплексының 22 нче микрорайонында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп һәм Казан шәһәренең Совет районындагы “Лето” торак комплексында 1224 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе төзелешенә тотылачак.