2025 елдан Чебакса бистәсендә Гомуми практика табибы һәм педиатрның яңа үзәге эшли башлады. 406,8 квадрат метр мәйданлы үзәк бинасы Казан шәһәренең «20 нче шәһәр поликлиникасы» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең оператив идарәсенә тапшырылды. Әлеге медицина учреждениесендә өлкәннәргә һәм балаларга медицина ярдәме күрсәтеләчәк.
Үзәкнең эшләвен тәэмин итү өчен 2025 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан 1,8 миллион сум күләмендә чаралар бүлеп бирү планлаштырыла.