2025 елга Татарстан Республикасы бюджетында яңа туган балаларга тумыштан килгән һәм нәселдән килгән авыруларга массакүләм скрининг үткәрүгә финанслау каралган. Әлеге акчаларның гомуми күләме 84,63 млн сум тәшкил итә. Шулардан 49,09 млн сумы федераль бюджеттан, ә 35,54 млн сумы республика бюджетыннан юнәлтеләчәк.
2025 елга федераль бюджет турындагы 2025 елның 24 июненнән №152-ФЗ санлы законына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, Татарстан Республикасы өчен бу максатларга федераль финанслау 9,25 млн сумга арттырылды.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2024 елның 11 сентябреннән 2475-р санлы карары нигезендә 2025 елга Татарстан Республикасы өчен чыгым йөкләмәләрен федераль бюджет акчалары исәбеннән финанслашу дәрәҗәсе 58% тәшкил итә.
Шул рәвешле, Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә рәвештә 6,7 млн сум бүлеп биреләчәк. Моны исәпкә алып, өстәмә финанслауның гомуми күләме 15,96 млн сум тәшкил итәчәк.