Максатчан юнәлеш буенча укыган студентлар өчен өстәмә стипендияләр турында

2025 елның 6 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасында югары уку йортларында педагогик профиль буенча белем алучы максатчан юнәлеш буенча укыган студентлар өчен өстәмә стипендияләр карала.

Әлеге түләүләр эшчәнлекнең педагогик төрен күздә тоткан югары белем бирү программалары буенча белем алучы һәм Татарстан Республикасы муниципаль мәгариф оешмаларында укытуга әзерлек (профиль) юнәлеше буенча кимендә биш ел эшләү йөкләмәсе белән максатчан уку турында шартнамә төзегән студентларга билгеләнә. Стипендия күләме – 15,0 мең сум тәшкил итә. Түләү арадаш аттестация нәтиҗәләре буенча башкарыла.

Күрсәтелгән максатларга Татарстан Республикасы бюджетында 146,6 млн. сум каралган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International