Ел саен Татарстан Республикасында социаль-иҗтимагый инфраструктура объектларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау буенча республика программалары гамәлгә ашырыла.
Программалар социаль өлкәнең төп тармакларын иңләп ала. Алар арасында – мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт, социаль сәясәт, илкүләм икътисад һәм торак-коммуналь хуҗалык тармаклары.
Татарстан Республикасы бюджетыннан 2025 елда әлеге программаларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән чаралар күләме 28,0 млрд.сум тәшкил итә.
Аларның иң эреләре түбәндәге программалар:
- гомуми белем бирү оешмаларына һәм азык-төлек блокларына капиталь ремонт ясау;
- халыкны эчәр су белән тәэмин итү;
- балаларны савыктыру лагерьларын төзү һәм капиталь ремонтлау;
- коммуналь инфраструктураны модернизацияләү;
- стационарларны капиталь ремонтлау.