XVII Бөтенроссия көрәш сәнгате яшүсмерләр уеннары – Россия Спорт министрлыгының 2025 елга төбәкара, бөтенроссия һәм халыкара физкультура чараларының һәм спорт чараларының бердәм календарь планы нигезендә Россия Федерациясенең «Физик культураны һәм спортны үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясендә балаларны һәм яшүсмерләрне физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә массакүләм җәлеп итү максатларында үткәрелә.
Уеннарның бурычлары булып түбәндәгеләр тора:
- уеннар программасына кертелгән спорт төрләрен популярлаштыру;
- укучы яшьләрнең сәламәтлеген ныгыту, яшь буынның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, хокук бозуларны һәм наркоманияне профилактикалау;
- көрәш сәнгате һәм спорт көрәшләре белән шөгыльләнүчеләрнең физик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү.
2025 елда XVII Бөтенроссия көрәш сәнгате яшүсмерләр уеннарында Татарстан Республикасы җыелма командасы катнашуына бәйле чараларны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан 10 438,7 мең сум юнәлдерелде.