Хезмәтне саклау – хезмәт эшчәнлеге барышында гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклауның мөһим шарты булып тора. Хезмәтне саклау буенча дәүләт идарәсе системасы хезмәтне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 9 августыннан 553 санлы карары белән расланган «Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм» дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында ел саен Татарстан Республикасы бюджетында хезмәтне саклау өлкәсендәге чараларны гамәлгә ашыруга 4 630,0 мең сум карала.
Күрсәтелгән акчалар хезмәтне саклау чараларын (семинарлар, киңәшмәләр, күргәзмәләр, смотр-конкурслар, конференцияләр, социаль реклама, массакүләм мәгълүмат чараларындагы мәкаләләр, хезмәтне саклау буенча халыкара һәм бөтенроссия чараларында катнашу) һәм башка мәгълүмати-агарту чараларын оештыруга һәм уздыруга, шулай ук хезмәтне саклау буенча белешмә-методик һәм тематик материаллар бастырып чыгаруга (республика оешмаларына бушлай тарату өчен) юнәлтелә.