Россия Федерациясенең икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев һәм финанс министры Антон Силуановның энергетик нәтиҗәлелекне арттыруга дәүләт ярдәм итүе һәм кызыксындыруы хакындагы фикерләре туры килмәде.
Алексей Улюкаев, узенең чыгышында, тулай эчке продуктының энергосыешлыгын киметү буенча эшнең утәлүен 2007 ел белән чагыштырганда 40% артта калуын билгеләп утте. 2008-2009 елның кризисы сыман сәбәпләрдән тыш , ул энергетик нәтиҗәлелекне арттыруны тоткарлаучы сәбәпләрне атады һәм дәүләт оешмаларына энергетик нәтиҗәлелеге булмаган продуктларны сатып алуны тыярга дип тәкъдим итте.
“Салым кызыксындырулары булдырырга кирәк, киләчәктә әлеге салым кызыксындырулары инновацион һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру җайланмалары кертүгә этәргеч булырга тиеш. Бу, беренче чиратта, милек очен салым ташламаларын булдыру”,- дип айтте ул.
А.Силуанов, уз чиратында, энергетик нәтиҗәлелек узе өстәмә табыш китерә дип саный һәм бу шәхси оешмалар очен дә, дәүләт оешмалары очен дә зур кызыксыну уаятырга тиеш дип белдерде ул.