ТР Финанс министрлыгы: 2025 елның 1 сентябренә салымнар буенча бурыч 11 599,8 млн. сум тәшкил итте

2025 елның 15 сентябре, дүшәмбе

2025 елның 1 сентябренә салымнар буенча бурыч 11 599,8 млн.сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бурыч 299,4 млн.сумга яки 3% ка арткан. Бу хакта Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова муниципалитетлар белән Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәдә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашты.

Банкротлык һәм ликвидация процедураларында булган бурычлылар буенча бурыч суммасы 2025 елның 1 сентябренә 6 206,0 млн. сум (яки 54%) тәшкил иткән. Узган елга карата банкротлык һәм ликвидация процедураларында булган бурычлылар буенча үсеш 574,2 млн. сум (яки 10%) тәшкил иткән.

2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда төп үсеш түбәндәге салымнар буенча булган:

- физик затлар кеременә салым 225,4 млн. сумга (яисә 7% ка);

- салым салуның гадиләштерелгән системасы 198,9 млн. сумга (яисә 33% ка);

- оешмалардан җир салымы 124,4 млн. сумга (яисә 20% ка);

- һөнәри керемгә салым 30,0 млн. сумга (яисә 16% ка);

- оешмалардан транспорт салымы 24,9 млн. сумга (яки 12% ка).

Физик затларның милек салымнары буенча бурыч 2025 елның 1 сентябренә 1 075,4 млн. сум тәшкил иткән, 2024 елның 1 сентябре белән чагыштырганда ул 211,6 млн.сумга яки 16% ка кимегән (01.09.2024 – 1 287,0 млн. сум).

Салымнар буенча 1 сентябрьгә иң зур өлешен табышка салым алып тора – 38%, 29% физик затлар кеременә салымга, 9% физик затларның мөлкәт салымнарына туры килә.

 "Узган ел белән чагыштырганда 24 муниципаль районда үсеш күзәтелде", - дип белдерде Алла Анфимова.

Киңәшмәдә шулай ук бурычлары арткан аерым муниципаль районнар вәкилләре дә тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International