АКШ Финанс Министрлыгы калган GM акцияләрен сатарга фаразлый

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе

“Бүгенге көндә уртача конлек акцияләрне сату күләмен саклап кала алганда, финанс министрлыгы калган GM акцияләрен ел ахырына кадәр сатып бетерергә мөмкин. Шулай да, әлегә берни билгеле түгел, барысы да базар таләпләренә бәйле”, -  дип билгеләп уттеләр АКШ финанс министрлыгында.

“Финмаркет”  агентлыгы мәгълүматлары буенча, финанс министрлыгы  70,2 млн. GM акцияләрен сатуны тәмамлады инде. АКШ Хөкүмәте  GMны саклап калу өчен токан 51 млрд долларның 38,4 млрд долларын кире кайтара алган.

Финанс министрлыгынын автомобиль тармагына керткән инвестицияләре миллионнан артык эш урынын саклап калырга ярдәм иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International