Татарстан Республикасы Рәисе Дәүләт Советына Бюджет юлламасын кертте. Аның составына 36 кушымтадан торган «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына бюджет турында» закон проекты керә.
Закон проектын Татарстан Республикасы Бюджет кодексында каралган документлар һәм материаллар озата бара. Шулай ук юллама составында 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты да бар.
Бюджет юлламасының гомуми күләмен 4 535 бит тәшкил итә. Закон проектлары ике дәүләт телендә кертелгән.
Бюджет зональ киңәшмәдә, Парламент тыңлауларында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары утырышларында тикшереләчәк.