Бюджет проекты муниципалитетлар тарафыннан каралды

2025 елның 10 октябре, җомга

Бүген видеоконференция режимында 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проекты һәм 2026-2028 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш фаразы турында республика муниципаль берәмлекләре белән фикер алышу буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләре, җирле үзидарә депутатлары, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары Советлары башлыклары – рәисләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләренең икътисад буенча урынбасарлары, финанс органнары җитәкчеләре катнашты.

2026 елга, 2027 һәм 2028 елларның план чорына республика бюджеты проектын Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахманов тәкъдим итте.

Финанс министры хәбәр иткәнчә, 2026 елга берләштерелгән бюджетның керем өлеше – 604,8 млрд.сум, чыгым өлеше – 618,6 млрд. сум, дефицит – 13,8 млрд. сум күләмендә фаразлана.  2026 елга республика бюджеты керемнәр буенча – 498,2 млрд.сум, чыгымнар буенча – 512, дефицит – 13,8 млрд. сум күләмендә билгеләнә.

Киңәшмә барышында Марат Фәйзрахманов ассызыклаганча, сценар шартлар нигезендә берничә этапта муниципаль районнар һәм шәһәр округлары белән керемнәр һәм чыгымнар буенча җирле бюджетларны формалаштыру, республика бюджетының җирле бюджетлар белән үзара мөнәсәбәтләрен билгеләү мәсьәләләре буенча киңәшмәләр уздырылган.

"Бүгенге көнгә 2026-2028 елларга республика бюджетында каралган бюджетара трансфертлар күләмнәре җирле бюджетларга җиткерелде, барлык 956 муниципаль берәмлек бюджетларының күрсәткечләре билгеләнде. Сездән салым салу мәсьәләләрендә үз вакытында тиешле карарларны кабул итү һәм килешенгән график нигезендә җирле бюджетларны раслау сорала", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы финанс министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International