Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршында эшмәкәрләр хокукларын саклау буенча тулы вәкаләтле вәкил Борис Титов белән очрашты

2013 елның 2 ноябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршында эшмәкәрләр хокукларын саклау буенча тулы вәкаләтле вәкиле Борис Титов белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча тулы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов катнашты.

Яклар республикада эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча тулы вәкаләтле вәкил институты эшчәнлегенә, әлеге өлкәдә эш тәҗрибәсенә, дәүләт хакимияте органнарының бизнес-омбудсмен белән багланышына бәйле мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

Борис Титовның Казанга эш сәфәре кысаларында ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы мәйданчыгында республика эшмәкәрләре җәмгыяте белән очрашу һәм ММЧ өчен матбугат конференциясе планлаштырылган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International