Уганда делегациясе Түбән Кама сәнәгать объектларында булды

2013 елның 4 ноябре, дүшәмбе

Бүген Уганда Республикасының Энергетика һәм табигать ресурслары министры Ирен Мулони ханым җитәкчелегендәге рәсми делегациясе Түбән Камадагы "Татнефть" компаниясе объектларында булды. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.

Визит барышында кунаклар "ТАНЕКО" нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында булды. Уганда делегациясе әгъзалары республика җитәкчелеге һәм "Татнефть" ААҖ җитәкчелеге белән хезмәттәшлек перспективалары турында, аерым алганда, Угандада эре нефть эшкәртү предприятиеләрен төзүдә Татарстан тәҗрибәсен файдалану турында фикер алыштылар.

Шулай ук Түбән Камага эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов бүген каты калдыкларны тирәнтен эшкәртү буенча "ТАИФ-НК" комплексын төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

Яңа җитештерү төзелеше 2012 елда башланды. Бу 1,56 млрд долларлык эре проектны гамәлгә ашыру якындагы өч елда компания үсешенең мөһим юнәлеше булачак. Комплексны гамәлгә кертү "ТАИФ-НК"ның нефть эшкәртү тирәнлеген хәзерге 75%тан 95%ка кадәр арттырачак. Нәтиҗәдә предприятиенең табышы 1,7-2 мәртәбә артачак, 700дән артык яңа эш урыннары булдырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International