Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә Татарстанның "Россия тимер юллары" ААҖ ("РЖД" ААҖ) белән 10 ел дәвамындагы хезмәттәшлекнең нәтиҗәләрен ясадылар.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук "РЖД" ААҖнең тимер юл ташулары буенча өлкән вице-президенты Анатолий Краснощек, Горький тимер юлы җитәкчесе Анатолий Лесун, Куйбышев тимер юлы җитәкчесе Сергей Соложенкин, Татарстан Хөкүмәте вәкилләре катнашты, ә муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре видеоконференцэлемтә аша катнаштылар.
Киңәшмәне ачып, Татарстан Президенты үз чиратында "РЖД" ААҖ, Горький һәм Куйбышев тимер юлларына зур рәхмәтен белдерде. «Россия тимер юллары элек, бүген һәм киләчәктә дә безнең стратегик хезмәттәшебез булып калачак», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
УЛ РЖД һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен югары бәяләде. Рөстәм Миңнеханов китергән саннар буенча республикада тимер юлларның озынлыгы 1889 километр, 25 вокзал эшләп килә, 210 пассажирлар өчен тукталу пунктлары бар. Тимер юл өлкәсендә 17 мең Татарстан Республикасында торучылар эшли. 2013 елның 9 аенда Татарстанда тимер юллар 6,2 млн пассажир, 11,6 млн тонна йөк йөрткән.
«Без тимер юл әһәмиятен аңлыйбыз - бүгенгә генә түгел, ә киләчәк өчен дә, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов. - Хәзер безгә тимер юл транспорты өлкәсендә инфраструктур проектлар кирәк».
Татарстан Президенты "РЖД" ААҖнә ТАНЕКО проектын ашыруда ярдәме, Универсиаданы әзерләүдә актив катнашуы өчен аерым рәхмәтен белдерде. «Бөтен килешүләр тулысынча башкарылды, һәм без Россия тимер юллары аркасында Казан бүгенге көндә шәһәр пассажирлары өчен бик уңайлы дип саныйбыз», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә республика икътисадының үсеш ноктасы - Кама кластеры. «2020 елга анда җитештерү күләме өч кат үсергә тиеш, һәм әлбәттә бу РЖД белән системалы, бердәм эшне таләп итә», - дип ышанып әйтте Татарстан Президенты.
"Мәскәү-Казан" югары тизлекле магистраль проектына республика җитәкчелегенең өметләре бик зур. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, әлеге проект Татарстан өчен генә түгел, ә бөтен Россия өчен дә зур әһәмияткә ия. Югары тизлекле магистраль халыкның мобильлеген арттырачак, илнең Европа өлешендәге шәһәрләр бер-берсенә якынаячак. ТР Президенты "РЖД" ААҖ җитәкчелеген тагын бер кат республика территориясендә ЮТМ проектын гамәлгә ашыруда бөтен кирәкле шартлар тудырылачагында ышандырды.
Горький тимер юлы җитәкчесе Анатолий Лесун ГЖДның 10 еллык эшчәнлегенең нәтиҗәләрен ясагды. Горький тимер юлы кысаларында Татарстан территориясендә "РЖД" ААҖнең инвестицияләр күләме үткән чорда 35 млрд сумнан артты. Ел саен Горький тимер юлы тарафыннан 3,5 млрд сумга Татарстан продукциясен сатып алына, ГЖД 10 елда 8 млрд сум салымны республика һәм муниципаль бюджетка түләнде.
Анатолий Лесун фикеренчә, Горький тимер юлы һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр бизнес һәм хакимият арасындагы уңышлы һәм конструктив хезмәттәшлекнең иң ачык мисалы.
Куйбышев тимер юлы җитәкчесе Сергей Соложенкин үз чыгышында шәһәр яны пассажирлар йөртү мәсьәләсе турында хәбәр итте, ул республика бу өлкәгә зур өлеш керткәнен билгеләп үтте. Татарстан буйлап Куйбышев тимер юлы ел саен уртача 456 мең кеше йөртә, шул исәптән 180 мең кеше - ерак юлдагы поездларда.
Шул ук вакытта, Сергей Соложенкин билгеләп үткәнчә, республикада Куйбышев тимер юлы өчен тарихи яктан һәрвакыт йөк ташулар өстенлекле юнәлеш булып кала бирә, бу җәһәттән Түбән Кама сәнәгать төене аерым роль уйный. Республикада 10 ел эчендә 100 млн тоннадан артык йөк ташылган, ә соңгы елларда Куйбышев тимер юлының һәр бишенче тонна йөге Татарстанга туры килә.
Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин үзенең нотыгында республика белән “РЖД” ААҖ арасындагы хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләде. Татарстан компаниягә Казан чикләрендә гамәлдәге транспорт-күчерү төеннәрен булдыру проектын тәкъдим итә. Иске ипподром районында, "Компрессорный” тукталышында, шулай ук “Смарт Сити Казан” белән янәшә Лаеш муниципаль районында төрле транспорт төрләрен берләштерүче ТКТ булдыруны тәкъдим ителде.
“Мәскәү – Казан” югары тизлекле магистрале проекты турында сөйләгәндә, Ленар Сафин проектны гамәлгә ашыру кысаларында җирдән файдалану өлкәсендәге кайбер вәкаләтләрне федераль дәрәҗәдән республика дәрәҗәсенә тапшыруны тәкъдим итте. Бу, министр фикеренчә, кирәкле процедуралар узуны тизләтәчәк. Татарстан юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры РЖДга быел ук инде “Казан-2” ТКТдә ВСМ терминалы төзелешен башларга, инженер-геологик һәм геодезик эзләнүләргә керешүне оештырырга тәкъдим итте.
Шулай ук Ленар Сафин Кама сәнәгать кластерында тимер юл инфраструктурасын үстерергә өндәде һәм Казан тирәли боҗра рәвешендәге тимер юл хәрәкәтен оештыру проектын да искә төшерде.
Киңәшмәгә йомгак ясап, “РЖД” ААҖнең тимер юлларда йөк ташуларны оештыру буенча өлкән вице-президенты Анатолий Краснощек компаниянең Татарстан белән хезмәттәшлегенә югары бәя бирде. Ул, аерым алганда билгеләп үткәнчә, 10 ел эчендә Татарстан Республикасында йөк ташулар темплары РЖД буенча уртача күрсәткечләрдән 2,5 мәртәбә арткан. А.Краснощек киләчәктә республика Россия Федерациясенең Россия тимер юллары белән хезмәттәшлектә алдынгы регионнарыннан берсе булачак, дип ышанып әйтте.