Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсенә эш визиты кысаларында "Ростсельмаш" комбайннар заводы” ҖЧҖнең җитештерү мәйданчыкларында булды. Аны Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев озата йөрде. Татарстан делегациясе составында предприятиедә шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, "Ак Барс Холдинг" ААҖ генераль директоры Иван Егоров та булды.
Заводның ачык мәйданчыгында Рөстәм Миңнехановка продукция күргәзмәсе тәкъдим ителде, алар арасында терлек азыгы җыя торган, бөртекле ашлык җыя торган комбайннар, шулай ук тракторлар бар иде. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов сүзләренчә, Ростов тракторлары үзләрен Татарстанда ышанычлы һәм куллануда ярыйсы гына гади машиналар буларак күрсәттеләр. Татарстан Президенты бер тракторны өйрәтеп тә карады.
Татарстан делегациясе вәкилләре предприятиенең автоматлаштырылган складында һәм җитештерү цехларында булдылар. Рөстәм Миңнехановка лазерлы металл эшкәртү станокларын күрсәттеләр. Татарстан Президенты ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповка "Ростсельмаш" белән Казанда оештырылучы "КАИ-Лазер" инжиниринг үзәге арасында хезмәттәшлекне булдыру мөмкинлеген карауны йөкләде.
Җыю цехларында республика Президентына предприятиедә кулланыла торган сыйфатны контрольдә тоту системасы турында сөйләделәр.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов "Ростсельмаш" җитәкчелегенә предприятиене күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. ТР Президенты сүзләренчә, аңа Россиянең алдынгы машина төзү предприятиеләренең берсендә булу бик кызыклы булды, аның тәҗрибәсе безнең республика өчен дә бик файдалы булырга мөмкин.