Рөстәм Миңнеханов Hygiene Technologies компаниясе президенты Барт Ван Малдерен белән очрашты

2013 елның 9 ноябре, шимбә

Hygiene Technologies компаниясе президенты Барт Ван Малдерен белән бүген Брюссельдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. 

Искәртеп үтик, Татарстан Президенты Татарстана Брюссельдә (Бельгия) ике көнлек эш визиты белән. Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Hygiene Technologies («Хайджин Текнолоджис», Бельгия) компаниясенең гигиена продукциясен иң алдынгы җитштерүчеләрнең һәм аның белән тәэмин итүчеләрнең берсе икәнен билгеләп үтте, предприятие шәхси гигиена кирәк-яракларын җитештерү буенча халыкара холдинг составына керә.   

Ул шулай ук компания җитәкчелеген "Алабуга" махсус икътисадый зона резиденты статусын алулары белән котлады (резидент статусы 2013 елның мартында бирелгән).

Без Европа компанияләре старт мәйданчык буларак Татарстан Республикасын сайлауларын телибез, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Сезгә махсус икътисадый зона территориясендә эшләү уңайлы булыр дип өметләнәм, без инвесторларга барлык кирәкле шартларны тудырабыз.

Рөстәм Миңнеханов искәртеп үткәнчә, 2013 нче ел ахырына кадәр “Алабуга” МИЗ территориясендә Төркиянең дүрт зур предприятиесе эшли башлаячак («Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри», «Тракья Джам», «Аутоматив Гласс Альянс Рус» һәм «Хаят Кимья»). Ул 2014 нче елда “Алабуга” МИЗда “Хайджин Текнолоджис” компаниясенең гигиена продукциясе производствосы да үз эшен башлап җибәрер дигән өметен белдерде.

Яклар яңа производство төзелеше проблемалары, перспективалары, проектны финанслау, капиталь кертемнәр күләме, яңа эш урыннарын булдыру турында җентекләбрәк сөйләштеләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International