Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов эш визиты белән Екатеринбургка килде, анда ул Россия һәм Казахстан региональара хезмәттәшлегенең Х форумы эшендә катнаша.
Форумның масштаблы чараларына (2013 елның 9 -11 ноябре) 3 меңләп кеше җыелган, шул исәптән 20ләп Россия регионы(Новосибирск, Самара, Томск, Оренбург, Чиләбе өлкәләре, Алтай крае, Башкортостан Республикасы һәм башкалар) вәкилләре, Казахстан хакиматлары һәм казах предприятиеләре делегацияләре.
Екатеринбургка Россия һәм Казахстан хезмәттәшлегенең X форумына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да килде.
Форум кысаларында Россия һәм Казахстан лидерлары Владимир Путин һәм Нурсолтан Назарбаев берничә уртак документка имза салачаклар.
Форумның иң мөһим чараларыннан берсе – “Россия һәм Казахстан регионнарының сәнәгать кооперациясе” темасына күргәзмә. Моннан тыш, 10 ноябрьдә Россия-Казахстан Эшлекле Советы утырышы уздырылачак (“Екатеринбург-ЭКСПО” күргәзмә үзәге мәйданы).
Белешмә өчен:
Россия Федерациясе һәм Казахстан Республикасы региональара хезмәттәшлеге форумы – илләр арасындагы кооперациянең сыйфатын һәм масштабын арттыруга юнәлдерелгән уникаль чара.