Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Композит” холдинг компаниясенең проектларын “Алабуга” МИЗ территориясендә гамәлгә ашыруның барышы хакындагы киңәшмә уздырды. Киңәшмә “Алабуга” МИЗ администрациясе утырышлар залында узды. Чарада Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Савельев та катнашты.
“Алабуга” МИЗ территориясендә композит материаллар һәм әйберләр җитештерү буенча кластер булдыру мәсьәләләре буенча нотык белән “Композит” холдинг компаниясе генераль директоры Леонид Меламед чыгыш ясады. Аерым алганда, ул “Алабуга” МИЗ территориясендә “Алабуга-Волокно” ҖЧҖ заводын төзүнең барышы хакында хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, махсус икътисадый зона резиденты статусын алып, “Композит” холдинг компаниясе төрле номиналдагы углерод җепселләрен заманча сәнәгать производствосы төзи. Завод углерод җепселләре җитештерү һәм эшкәртү буенча Россиядә һәм БДБдә иң эреләрнең берсе булачак. Проектның төп бурычларыннан берсе – продукциянең конкуренциягә чыдамлы сыйфатына һәм үзкыйммәтенә ирешү, Россиядә углерод җепселләрен куллануның киң базарын булдыру.
Рөстәм Миңнехановка объект төзелеше, төп технологик җайланмаларны монтажлау турында сөйләделәр.
Киңәшмәдә катнашучылар булачак завод эшчеләрен торак белән тәэмин итү, җылылыкка һәм электр энергиясенә тарифлар мәсьәләләренә дә җентекләп тукталдылар.
Моннан тыш, “Алабуга” МИЗ территориясендә композит материаллар һәм әйберләр җитештерү кластерының яңа предприятиеләрен булдыру перспективалары турында фикер алышынды.
Белешмә өчен:
“Композит” ХК турында төгәлрәк - http://www.hccomposite.com/