Бүген көннең икенче яртысында Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгының (АСИ) күзәтү советы утырышында катнашты.
Утырыш Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә узды. Уңайлы инвестицион климатны булдыру һәм АСИ ярдәм итүче яңа проектларны үстерү мәсьәләләре турында сүз барды.
Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Стратегик инициативалар агентлыгы зур гына пректлар пакеты әзерәгән, Милли эшмәкәрлек инициативасы булдырыла. АСИ катнашында бөтен Россия буйлап инвесторлар белән эшләү буенча Региональ стандартлары кертелә. Болар барысы да эшлекле климатны яхшыртуга, заманча тармакларны үстерүгә, яңа эш урыннарын булдыруга һәм инвестицияләрне җәлеп итүгә ярдәм итә.
«Бигрәк тә сезнең Россия Федерациясе субъектларында актив эшләвегез мөһим, үзгәрешләр процессларына сәләтле, дәртле һәм яшь эшмәкәрләрне җәлеп итәсез, алар идеяләре, тәкъдимнәре милли повесткага керсен, законнарда теркәлсен һәм дәүләт карарлары итеп формалашсын өчен шартлар тудырасыз. Мондый эш төрле мәйданчыкларда бара, шул исәптән "Лидерлар клубында да", - дип әйтте Владимир Путин.
Россия Президенты Стратегик инициативалар агентлыгының (АСИ) күзәтү советы утырышы барышында Россиянең Бөтендөнья эшче һөнәрләре чемпионатын оештыруда катнашуын тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, Россиядә АСИ катнашында Милли эшче һөнәрләре чемпионатын уздыру мөмкин булды. «Әлеге идея, чыннан да бик мөһим, кызыклы һәм кирәкле, бигрәк тә эшче һөнәрләренең престижын үстерү ягыннан, - дип саный Владимир Путин. - Мин 2019 елда Бөтендөнья эшче һөнәрләре чемпионатын Россиядә уздырыр өчен заявка җибәрергә тәкъдим итәм һәм АСИның бу эшне башкаруын сорыйм. Без бик күп спорт чараларын уздырабыз, күптән түгел Красноярскта кышкы Универсиада уздыру хокукын яуладык. Минемчә, Мне кажется, Бөтендөнья эшче һөнәрләре чемпионатын уздыру кирәкле һәм нәкъ менә хәзер һәм бездә кирәкле».