Рөстәм Миңнеханов ТР фән-техника өлкәсендә кече предприятиеләргә венчур инвестицияләрне үстерүгә ярдәм итү фондының попечительлек советы утырышын уздырды

2013 елның 15 ноябре, җомга

Бүген ТР Хөкүмәт йортында “Татарстан Республикасында фән-техника өлкәсендә кече предприятиеләргә венчур инвестицияләрне үстерүгә ярдәм итү фонды” коммерцияле булмаган оешманың попечительлек советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Рөстәм Миңнехановка 2012 елда һәм 2013 елның беренче яртысында Фондның эшчәнлеге турында кыскача хәбәр иттеләр.

“Ак Барс Капитал” идарә итүче компаниянең генераль директоры Алексей Дорогов доклад белән чыгыш ясады. Ул Фонд эшчәнлеге дәүләт-шәхси партнерлык принциплары нигезендә алып барылганы һәм аның акчалары белән “Ак Барс Капитал” идарә итүче компания идарә иткәнен искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International