Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россотрудничество комитеты җитәкчесе Константин Косачев һәм Төркия Республикасы Бөек Милли мәҗлесенең чит илләр эшләре комиссиясе рәисе Волкан Бозкыр белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Казанда беренче Россия-Төркия иҗтимагый форумы эшен ачып җибәрә (“Корстон” ККК). Ул аларга Казанны шушы чараны уздыру урыны итеп сайлаулары өчен рәхмәт белдерде. Иҗтимагый форум – безнең хезмәттәшлекнең яңа форматы, диде Рөстәм Миңнеханов һәм бу вакыйга Россия белән Төркия арасында, шулай ук Татарстан Республикасы белән Төркия партнерлары арасындагы мөнәсәбәтләрнең киләчәк үсешенә этәргеч булыр, дип ышаныч белдерде.
Бүген Татарстан Республикасының Төркия Республикасы белән товар әйләнеше тотрыклы рәвештә зур күләмдә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, иң эре проектларны “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә Төркия компанияләре гамәлгә ашыра. Тулаем алганда, Төркия белән безнең традицион рәвештә бизнес-контактларыбыз күп, шулай ук мәдәният, тарих, мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек алга киткән, безне күп нәрсәләр берләштерә, диде Татарстан Республикасы Президенты, һәм бу дөрес карар.
Россотрудничество җитәкчесе, Форумга идарәнең Россия өлеше рәисе Константин Косачев искә төшергәнчә, Россия-Төркия иҗтимагый форумы Россия Федерациясе Президенты һәм Төркия Республикасы Премьер-министры күрсәтмәләре буенча Югары дәрәҗәдәге хезмәттәшлекнең Россия-Төркия Советының беренче утырышы карарлары нигезендә гамәлгә куелды. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, якын көннәрдә югары дәрәҗәдәге хезмәттәшлекнең Россия-Төркия Советының дүртенче утырышы уздырылачак (Санкт-Петербург).
Константин Косачев хәбәр иткәнчә, беренче Россия-Төркия иҗтимагый форумының тематикасы күптөрле. Бу шул исәптән мәгариф, мәдәният, тарих, Россия һәм Төркия гражданнарының шушы илләр турында иҗтимагый фикере формалашу. Форумның төп максатларыннан берсе – ике илнең дә граждан җәмгыяте лидерлары өчен үзенә бер төрле мәйданчык булдыру.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында билгеләп үткәнчә, ничәмә-ничә гасырлар буена төрле милләт һәм төрле диннәр вәкилләре дус һәм тату яшәгән Татарстан Россиянең башка регионнары өчен үрнәк булырга мөмкин. Бүген илебезнең бөтенлеген һәм куәтен күрсәтү мөһим, һәм Россия-Төркия иҗтимагый форумы безнең карашларыбызны якынайтырга ярдәм итәчәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Үз чиратында, Төркия Республикасы Бөек Милли мәҗлесенең чит илләр эшләре комиссиясе рәисе, Россия-Төркия иҗтимагый форумының Төркия өлеше рәисе Волкан Бозкыр фикеренчә, Россия-Төркия иҗтимагый форумы халык дипломатиясенә, тулаем ике ил гражданнарының тормышына кагыла. Бүген мөнәсәбәтләрне шул дәрәҗәдә корырга кирәк, дип белдерде ул.
Белешмә өчен:
Россия-Төркия иҗтимагый форумы Федерациясе Президенты һәм Төркия Республикасы Премьер-министры күрсәтмәләре буенча Югары дәрәҗәдәге хезмәттәшлекнең Россия-Төркия Советының беренче утырышы карарлары нигезендә Россия гамәлгә куелды.
Чараны оештыручылар – Россотрудничество һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте.
Форум эшендә академик һәм эшлекле даирәләрдән, граждан җәмгыяте, мәдәният һәм сәнгать оешмаларыннан 100дән артык вәкил, Россия һәм Төркиянең дәүләт һәм иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнаша.