Илдар Халиков Икътисадны модернизацияләү һәм инновацион үсеш буенча РФ Президенты каршындагы Совет Президиумы утырышында катнашты

2013 елның 22 ноябре, җомга
Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үсеше буенча РФ Президенты каршындагы Совет Президиумы утырышын бүген РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев уздырды. Утырыш энергияне сак тоту һәм энергетиканың нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге инновацион үсеш мәсьәләләренә багышланган иде.
Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев энергия нәтиҗәлелеге стимулларын яңадан карауны һәм энергия нәтиҗәлелек технологияләрен тармакларга кертүче “юл карталарын” эшләүне тапшырды.

Дмитрий Медведев хәзерге вакытта энергия нәтиҗәлелеген арттыру буенча төбәк программалары гамәлгә кертелүен искә төшерде.
Моннан тыш, ел саен мондый дәүләт программаларын гамәлгә кертүгә федераль бюджеттан якынча 7млрд. сум акча бүлеп бирелә, яңа технологияләрне кертүгә һәм эшләүгә шартлар тудырыла, салым кредитлары механизмы һәм компенсацияләр механизмы эшләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International