2025 елның 9 аенда 11 иклүләм проект буенча үтәлеш 29,3 млрд сум тәшкил итте

2025 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында илкүләм проектлар актив гамәлгә ашырыла.  2025 елның 9 аенда 11 илкүләм проект буенча үтәлеш 29,3 млрд сум яки еллык билгеләнешләрнең 66,4 процентын тәшкил итте, нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:

- “Гаилә” – 11,0 млрд сум;

- “Яшьләр һәм балалар” – 4,8 млрд сум;

- “Тормыш өчен инфраструктура” – 9,0 млрд сум;

- “Озын һәм актив тормыш” – 3,1 млрд сум;

- “Кадрлар” – 796,6 млн сум;

- “Экологик иминлек” – 455,9 млн сум;

- “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” – 120,9 млн сум.

2025 елда 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетында 44,1 млрд сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре каралган, шулардан 24,1 млрд сумы – федераль бюджеттан, ә 20,0 млрд сумы – Татарстан Республикасы бюджетыннан юнәлтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International