Республикада балаларда химия һәм физика фәннәре белән кызыксыну хисен уятырга, инженер һөнәрләрен сайлаучы абитуриентлар санын арттыруга йөз тоткан «Физик-химик алгарыш» проектын эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
2026 елга Татарстан Республикасы бюджеты проектында әлеге максатларга 572,6 млн. сум күләмендә өстәмә чаралар каралган.
Исегезгә төшерәбез, 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты проекты мәсьәләләре зональ киңәшмәдә, Татарстан Дәүләт Советы комитетлары утырышларында һәм парламент тыңлауларында җентекләп каралды.
Парламент тыңлаулары нәтиҗәләре буенча рекомендацияләр эшләнде, алар киләчәктә бюджет проекты өстендә эшләгәндә мәҗбүри рәвештә исәпкә алыначак. Якын арада Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты тарафыннан җыелма бәяләмә әзерләнәчәк. Аннан соң 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта каралачак.