Һава транспорты федераль агентлыгы боерыгы белән 2025 елда субсидияләнә торган региональ һава транспорты маршрутлары исемлеге расланды.
Татарстан Республикасы бюджеты чаралары исәбеннән төбәк һава транспортында очу мөмкинлеген булдыру максатларында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел саен һава транспорты оешмаларына субсидияләр бирелә.
2025 елда, Казан, Түбән Кама һәм Бөгелмә шәһәрләреннән очып китеп, 36 маршрут буенча Россия Федерациясе шәһәрләренә башкарыла торган рейслар субсидияләнә.
Бүгенге көнгә Татарстан Республикасы бюджетыннан авиаташучыларга 378,2 млн. сумлык субсидияләр бирелгән.