Күчмә мобиль комплексларны тотуга Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә чаралар бүлеп бирү турында

2025 елның 7 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау учреждениеләре өчен җиде күчмә мобиль медицина комплексын сатып алу һәм файдалануга тапшыру белән бәйле рәвештә аларны эксплуатацияләүгә һәм аларга хезмәт күрсәтүгә чаралар бүлеп бирү турында карар кабул ителде.

Республика бюджетыннан әлеге максатларга 3,2 млн. сум бүлеп биреләчәк.

Ихтыяҗ Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган транспорт чараларын карап тоту нормативлары нигезендә билгеләнде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International