Татарстанда илкүләм проектларга 2026 елда 53 млрд сум юнәлдереләчәк

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 2026 елда 53 млрд сум юнәлдерү планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә республиканың финанс министры урынбасары Гела Герасимова хәбәр итте.

Презентация материалларыннан алынган мәгълүматларга караганда, бу сумманың 28,8 млрд сумын федераль акчалар һәм 24,2 млрд сумын республика чаралары тәшкил итәчәк.

2027 елда илкүләм проектларга 53,3 млрд сум юнәлтү планлаштырыла: 27 млрд федераль бюджеттан һәм 26,3 республика бюджетыннан. Ә 2028 елда финанслау 57,8 млрд сум тәшкил итәчәк, шуның 26,9 млрд сумы федераль акчалар һәм 30,9 млрд сумы Татарстан бюджетыннан.

“Күргәнебезчә, финанслашу дәрәҗәсе елдан-ел кими, шуңа күрә Татарстан өлеше арта бара”, - дип билгеләп үтте Герасимова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International