Татарстан Республикасында 956 муниципаль берәмлек бар. Ел саен 956 җирле бюджет раслана һәм үтәлә, шул исәптән 2 шәһәр берәмлеге бюджеты, 43 муниципаль район бюджеты, 39 шәһәр җирлеге бюджеты, 872 авыл җирлеге бюджеты.
Бүгенге көндә 2026 елга, 2027 һәм 2028 елларның план чорына бюджетлар Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә расланган.
Исегезгә төшерәбез, “2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законы Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан 29 ноябрьдә имзаланды һәм массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарылды. Шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан бюджет турындагы законны гамәлгә ашыру чаралары турында карар кабул ителде.