Илкүләм проектлар: гомуми белем бирү оешмаларының предмет кабинетларын укыту һәм тәрбия чаралары белән тәэмин итү

2026 елның 2 гыйнвары, җомга

2026 елда Татарстан Республикасында «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты составына керүче «Балаларга иң яхшысы» федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Проект чараларының берсе – гомуми белем бирү оешмаларының предмет кабинетларын укыту һәм тәрбия чаралары белән тәэмин итү.

2026 елда «Сынлы сәнгать», «Музыка», «Физика» фәннәрен укытуны гамәлгә кую өчен гомуми белем бирү оешмаларын укыту һәм тәрбия чаралары белән тәэмин итү планлаштырыла.

Әлеге максатларга 2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында 19,7 млн.сум каралган, шул исәптән федераль бюджеттан 14,4 млн. сум бүлеп биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International