2026 елда Татарстан Республикасында илкүләм проектлар чараларын финанслауның гомуми күләме 53 млрд сум тәшкил итәчәк

2026 елның 5 гыйнвары, дүшәмбе

2026 елда Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Чараларны финанслауның гомуми күләме 53,0 млрд сум күләмендә планлаштырылган, шул исәптән федераль бюджеттан – 28,8 млрд сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 24,2 млрд сум юнәлтеләчәк.

Финанслау күләмнәре шактый булган илкүләм проектлар түбәндәгеләр:

- «Тормыш өчен инфраструктура» - 19,1 млрд сум;

- «Гаилә» - 17,7 млрд сум;

- «Яшьләр һәм балалар» - 7,6 млрд сум;

- «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» - 2,8 млрд сум;

- «Пилотсыз авиация системалары» - 2,0 млрд сум;

- «Озын һәм актив тормыш» - 1,8 млрд сум;

- «Экологик иминлек» - 933,6 млн сум;

- «Туризм һәм кунакчыллык» - 500,8 млн сум;

- «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» - 499,1 млн сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International