«Татарстан Республикасында иреклеләр хәрәкәтен үстерүгә өлеш керткән өчен» мактау билгесен әзерләү турында

2026 елның 9 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасында иреклеләр хәрәкәтен үстерүгә өлеш керткән өчен мактау билгесе булдырылды. Шулай ук «Мәрхәмәтле Татарстан» премиясе дә барлыкка килде.

«Татарстан Республикасында иреклеләр хәрәкәтен үстерүгә өлеш керткән өчен» мактау билгесе – Татарстан Республикасының дәүләт бүләге. Ул гражданнарга төбәктә иреклелек (волонтерлык) хәрәкәтен үстерүдә аерым ирешкән казанышлар өчен бирелә.

Әлеге бүләк кешенең волонтерлыкны популярлаштыруга һәм үстерүгә, социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга, Татарстан Республикасында волонтерлык инициативаларын оештыруга керткән зур өлешен тану билгесе булып тора.

«Татарстан Республикасында иреклеләр хәрәкәтен үстерүгә өлеш керткән өчен» мактау билгесенең 1000 берәмлеген әзерләүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан 2 390,0 мең сум юнәлдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International