2025 елга Татарстан Республикасы бюджетында «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенә донор канын һәм аның компонентларын әзерләүгә, саклауга, транспортировкалауга һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүгә 596 204,2 мең сум күләмендә чаралар каралган.
Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан 2025 елда кан һәм аның компонентларының өстәмә күләмнәрен әзерләү әһәмиятен исәпкә алып, күрсәтелгән максатларга Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнарын 23 889,7 мең сумга арттыру турында карар кабул ителде.