“Озын һәм актив тормыш” илкүләм проектының “Онкология авыруларына каршы көрәш” федераль проекты кысаларында 2026 елдан Татарстан Республикасында радиологик ысуллар (диагностика һәм терапия) кулланып медицина ярдәме күрсәтүче медицина оешмаларын медицина эшләнмәләре һәм башка җиһазлар белән тулыландыру һәм яңадан җиһазландыру чаралары гамәлгә ашырылачак.
2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында әлеге максатларга барлыгы 288,2 млн. сум каралган, шулардан 210,4 млн.сумы федераль бюджеттан, ә 77,8 млн. сумы республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына чараларны бүлеп бирү турында килешү төзелде.