Федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан Ттатарстан Республикасы бюджеты кеременә көтелгән бюджетара трансфертлар турында

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

«2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2025 елның 29 ноябрендәге 81-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан түбәндәге күләмнәрдә бюджетара трансфертлар көтелә:

2026 елда – 92,9 млрд сум, шул исәптән: субсидияләр – 79,9 млрд сум, субвенцияләр – 9,1 млрд сум, башка бюджетара трансфертлар – 3,9 млрд сум, федераль фондлардан кергән чаралар – 5,0 млн сум;

2027 елда – 95,0 млрд сум, шул исәптән: субсидияләр – 81,8 млрд сум, субвенцияләр – 9,2 млрд сум, башка бюджетара трансфертлар – 4,0 млрд сум;

2028 елда – 103,5 млрд сум, шул исәптән: субсидияләр – 90,0 млрд сум, субвенцияләр – 9,6 млрд сум, башка бюджетара трансфертлар – 3,9 млрд сум.

Хәзерге вакытта федераль башкарма хакимият органнары белән 2026 – 2028 елларга федераль бюджеттан бюджетара трансфертлар бирү турында барлык килешүләр төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International