Татарстан Республикасы бюджеты буенча бурыч йөкләнеше күрсәткече узган ел йомгаклары буенча 19,9 процент тәшкил итте

2026 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы бюджеты буенча бурыч йөкләнеше күрсәткече (дәүләт бурычы күләменең, кире кайтарылмый торган керемнәрне исәпкә алмыйча, бюджет керемнәре күләменә карата мөнәсәбәте) узган ел йомгаклары буенча 19,9 процент тәшкил итте. Бу бюджет законнарында «югары бурыч тотрыклылыгы» буларак характерлана торган дәрәҗәгә туры килә.

Бу 2025 елга Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә хәзерге вакытта ясала торган йомгаклар кысаларында алдан бәяләү булып тора.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, агымдагы елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасының дәүләт бурычы күләме 98 028,14 млн.сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International