Офшорлар белән операцияләргә салым кертү качу проблемасын хәл итмиячәк

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе
Офшорлар компанияләре белән операцияләргә туры салым кертү салымнардан качу проблемасын хәл итмиячәк, чөнки злеге чикне "аралап" узу өчен нык гади мөмкинлек бар, дип уйлый финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов.
Моңа кадәр Хисап палатасы, белгечләр җәмәгатьчелеге һәм хокук саклу органнары офшорлар белән төрле оперцияләр үткәрүгә туры салым кертү мөмкинлеген карарга тәкъдим иткәннәр иде.
"Без барыбыз да аңлыйбыз, боларны бер адымда читләп узарга мөмкин. Бик гади примитив чаралар бик сирәк уңай нәтиҗә бирә", - диде Шаталов.
Аның сүзләре буенча тәкъдим ителгән салымнан качу юлы бик гади һәм күренеп тора. "Әгәр дә мин офшор белән килешү ясыйм икән, бу очракта өстәмә салым түләргә тиеш булам. Зурмы, кечкенәме - бу хәттә мөһим дә түгел, салым түләүчегә бу кагыйдә буларак ошамый. Бу очракта ул офшорда булмаган компанияләрне сайлый, алар аша офшор белән сделканы транзит белән ясый", - диде министр урынбасары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International