2026 елда Татарстан Республикасында спорт әзерлеге системасына керә торган оешмаларга дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк

2026 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясенең «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасының «Югары казанышлар спортын үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында спортның база төрләре буенча спорт әзерлегенең өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү чараларын үткәрү каралган.

«2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законында күрсәтелгән максатларга 2026 елга 40 472,8 мең сум күләмендә чаралар бүлеп бирү каралган, шул исәптән:

- федераль бюджеттан – 21 855,3 мең сум,

- Татарстан Республикасы бюджетыннан – 18 617,5 мең сум.

Финанслашуның иң чик дәрәҗәсе федераль бюджеттан – 54%, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 46% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International