2026 елда Татарстан Республикасында гражданнарга йорт биләмәсе чикләрендә газ үткәрүгә һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алуга адреслы ярдәм күрсәтү дәвам итә.
Әлеге максатларга Татарстан Республикасы бюджетында «Татарстан Республикасында гражданнарга социаль ярдәм» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында 92,3 млн. сум күләмендә чаралар каралган.
Бер мәртәбә бирелә торган субсидия күләме фактта тотылган чыгымнар суммасы буларак билгеләнә. Ләкин бер йорт биләмәсенә ул 100 мең сумнан да артык була алмый.