Хәзерге социаль-икътисадый шартларда яшь гаиләләргә, студентларга һәм күп балалы ата-аналарга ярдәм аеруча мөһим. Татарстан Республикасында гражданнарның әлеге категорияләренә социаль ярдәм системасы актив үстерелә һәм бу эшчәнлек якын арадагы елларга төбәкнең бюджет планлаштыруында чагылдырылган.
2026 елга һәм 2027-2028 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджетында көндезге бүлектә белем алучы хатын-кызга йөклелек буенча исәпкә куелганда бер тапкыр бирелә торган түләү бирү өчен 44,9 миллион сум күләмендә чаралар бүлеп бирү каралган.
Мондый түләү күләме 100 мең сум тәшкил итә. Фаразлауларга караганда, әлеге ярдәм чарасыннан 2026 ел дәвамында 449 студент кыз файдалана алачак.
Әлеге инициатива аерым әһәмияткә ия, чөнки студент чоры еш кына финанс тотрыксызлыгы белән бәйле һәм йөклелек бу чорда өстәмә финанс кыенлыклары тудыра. Бер тапкыр түләнә торган әлеге түләүләр бала тууга әзерләнүгә бәйле чыгымнарны өлешчә компенсацияләргә мөмкинлек бирә.