Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы регионнарының бюджетара мөнәсәбәтләре үсеше һәм берләштерелгән бюджетларының баланслылыгы мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты

2013 елның 13 декабре, җомга

Бүген Казанда (“Корстон” КСКК) Идел буе федераль округы регионнарының бюджетара мөнәсәбәтләре үсеше һәм берләштерелгән бюджетларының баланслылыгы мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды.

Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Финанс министры Антон Силуанов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Идел буе федераль округына керүче регионнарның башлыклары, кайбер федераль министрлыклар вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар Россия Президентының май указларын үтәү, Идел буе федераль округы регионнарының бюджетара мөнәсәбәтләре үсеше һәм берләштерелгән бюджетларының баланслылыгына бәйле мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, бюджетларның тотрыклылыгын тәэмин итү һәм бурыч йөкләнешен оптимальләштерү буенча Идел буе федераль округы регионнарының башкарма хакимияте органнары тарафыннан күрелә торган чаралар, шулай ук Идел буе федераль округы регионнары бюджетлары үтәлеше һәм 2014 елга, шулай ук 2015-2016 еллар план чорына бюджетларны формалаштыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Киңәшмәне ачып, Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Президентының тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич әйткәнчә, бюджет процессында төп бурычларның берсе - Россия Президентының май указларын үтәү. Бүген акчалар җитү-җитмәү, бюджетларның баланслыгы, һәр регионда дәүләт бурычының торышы, инвестиция процессларында регионнарның катнашу мөмкинлеге һәм тармак индикаторларының “юл карталарына” туры килү мәсьәләләре турында фикер алышырга кирәк, диде ул. Михаил Бабич әйтүенчә, якындагы бюджет елына алымнар һәм 2015-2016 елларга үтәлеш фаразлары буенча фикер алышу мөһим. Бөтен бурычлар да Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Федераль Собраниегә юлламасында төгәл формалаштырылган һәм безгә дәүләт башлыгы кушканнарны үтәү өчен эшебезне тиешенчә планлаштырырга кирәк.

Үз чиратында Россия Финанс министры Антон Силуанов хәбәр иткәнчә, аның ведомствосы федераль округларда губернаторлар һәм министрлар белән Россия Президентының май указларын үтәүгә йомгак ясау буенча киңәшмәләр уздыра. Антон Силуанов сүзләренчә, ситуация гади генә түгел. Мондый киңәшмәләрнең максаты – бюджетларны тулыландыру чыганакларын, шулай ук регионнардагы резервларны анализлау һәм аларны өстенлекле тармакларга юнәлдерү, ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International